Чаллының «Автозаводский» 1нче полиция бүлеге хәбәрсез югалган 13 яшьлек Камилла Шпортунны эзли. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Кыз Чаллыда Яңа шәһәр, 23/07 «Б» адресы буенча яши, 32нче мәктәптә укый. Камилла 14:30 сәгатьтә өеннән чыгып киткән. Кайда булуы билгесез.
Өстенә кыска ак куртка, каралы-аклы шакмаклы чалбар, җепле кара озын сапоги кигән.
Югалган кызның кайда булуын белүчеләр булса, түбәндәге номерларга шалтыратып хәбәр итү сорала.
+7 (917) 923-45-52
+7 (904) 675-70-06
+7 (906) 124-04-49.