Чаллы җырчысы Гөлназ Закирова: «Минемчә, «няня» – ул чит хатын»
Гөлназ Закированың бәләкәй кызы Ләйләгә гыйнвар аенда яшь ярым тулды. Шулай ук җырчының сигез яшьлек улы да бар.
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлназ Закирова яхшы әни булу максатын да үти, шулай ук эшен дә калдырмый. Гөлназдан социальләр челтәрләрдә бер тамашачы: «Сезнең «няня»гыз бармы?» – дип сораган.
«Минемчә, «няня» – ул чит хатын. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, шуңа күрә һәркем үз кыйммәтләреннән һәм мөмкинлекләреннән чыгып хәл итә. Мин – тәүлегенә 24 сәгать «эшли торган» әни. Бу – тормышымдагы иң мөһим ролем. Ә болай кирәк чакта балаларны әти-әни карый», – дип язган җырчы.