Чаллы янәшәсендәге Тукай районы Калмаш авылында боз яуган. Ямь-яшел үлән өстендә тулы бер полоса булып боз яткан видеолар социаль челтәрләрдә таралды.
«Восход-2» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр дә бозлы яңгыр турында хәбәр сала. Бакча уңышларына зыян салмыйча, хәвеф-хәтәрләрсез генә узган була күрсен.
Чаллыда урыны белән бик көчле яңгыр явып үтте.
Әле күптән түгел генә Казанда да боз яуган иде.