Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы хатыны ташландык баласы белән күрешер өчен фатирын бирергә дә әзер

Яр Чаллыдан Юлия Снегур суд тарафыннан тартып алынган тәрбиягә алган кызы яхшы тормышта яшәсен өчен тырышуын дәвам итә.

news_top_970_100

Күптән түгел кыз яшәгән йорт көл-күмергә калып янып беткәнлеген ишетеп, ул кызны, аның белән бергә яшәгән апасы һәм әбисен үз фатирына кертергә дә әзер булуын белдерде. Нәни Софиягә уңай шартлар булсын өчен, моңа да риза ул. Әмма әлегә аның тәкъдименә беркем дә җавап бирмәгән. Бу хәлләр хакында «Челнинские известия»дә Эльвира Мөхәмәтдинова яза.

Фото: © Юлия Снегурның социаль челтәрдәге битеннән

Таныш түгел гаиләгә баласын калдырган

Ташландык бала тарихы интернеттагы танышлыктан башлана. Юлия Снегур ниндидер бер форумда әни кешенең баласын тышка чыгарып атып, баланың катып үлүе турындагы коточкыч вакыйгага карата үз фикерен белдерә. Хәлдән чыгу юлын баланы үлемгә дучар итми дә табып була, баланы медучреждениегә тапшырырга, опекага бирергә мөмкин бит, ди ул. Комментарийларда ниндидер Инна: «Ә сез чит баланы үзегезгә алыр идегезме?» – дип, Снегурга сорау бирә. Юлия: «Әйе», – дип җавап кайтара.

2016 елның 24 ноябрендә Снегурларның фатир бусагасына кулына нәни кызчыгын тоткан Инна килә.

«Тәрбияләү өчен мөмкинлеге булмаганга, баласын бездә калдыру нияте белән килүен әйтте. Софиягә ярты яшь иде. Инна баланы үз теләге белән тапшыруы турында расписка язарга әзерлеген белдерде. Ләкин мин, нотариуста расланган документ кирәк, дидем», – дип сөйли Юлия.

Әгәр 2-3 айдан Инна кире уйламаса, Юлия опека бүлегенә барып, кызны үзенә рәсмиләштерәчәк, дип сөйләшәләр. 2017 елның гыйнварында Юлия, чынлап та, үзендә чит бала яшәве турындагы гариза белән опека бүлегенә килә. Анда аңа опекунлыкны рәсмиләштерү өчен документлар әзерләргә кушалар.

Медицина тикшерүе вакытында балада дистрофия, үзәк нерв системасы зарарлануы, туберкулез булуы ачыклана. Соңрак бер як үпкәсендә җәрәхәт булуы билгеле була. Ул вакытта Юлия үзенең өченче сабыен көтә, шуңа да карамастан, Софиянең сәламәтлеген яхшырту белән шөгыльләнә башлый: махсус балалар бакчасына урнаштыра, табибларның бөтен кушканнарын үти. Гаилә белән киңәшеп, Софияне кызлыкка алырга карар кылалар. Кабат опека бүлегенә мөрәҗәгать итә, анда исә башта кызның биологик әнисен табарга һәм аны аналык хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин Снегурның моңа вакыты да, теләге дә калмый инде.

2019 елның апрелендә Юлия Снегур кабат опека бүлегенә мөрәҗәгать итә. Гаиләне тәрбиягә бала алучылар мәктәбенә юллыйлар. Снегурлар 2 бүлмәле фатирларын сатып, 5 бүлмәлене ала. Софиянең сөяк-мускул системасын ныгыту өчен спорт почмагы һәм уенчыклар белән тулы үз бүлмәсе барлыкка килә.

Фото: © «Челнинские известия»

«Балалар бакчасыннан яшерен алып чыкканнар»

Әмма кыз яңа фатирда яшәргә өлгерми кала. 2019 елның 14 маенда кызны бакчадан яшерен алып чыгып китәләр.

«Ул көнне мин опека бүлегенә Софиянең туу турындагы таныклыгын алып килдем (сораганнар иде). Документны алдылар да: «Сезнең башка бу балагыз юк. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз», – диделәр. Миңа шок булды. Софиянең әбисе табылган, һәм ул мине Иннаны бала сатарга мәҗбүр итүдә, кызны исә үземдә көчләп тотуда гаепләгән икән. Опека бүлегендә миңа: «Сезне утыртып куймаган өчен рәхмәт әйтегез!» – диделәр, дип, күз яшьләре белән искә төшерә Юлия.

Снегур ашыгыч рәвештә Санкт-Петербургка, Софиянең биологик әнисе янына оча. Инна әнисе Татьяна Свекольникованың нәкъ шул рәвешле башка гаиләдән олы кызын да алуын сөйли. Үзенең бөтен сөйләгән сүзләрен ул нотариуста раслата һәм баласын Снегур гаиләсенә кызлыкка бирергә рәсми рөхсәтен бирә. Ул вакытта Инна аналык хокукыннан мәхрүм ителмәгән, хокукларында бернинди чикләүләр дә булмый. Ике ханым, бергәләп, кыз янына барырга карар кылалар.

Омск өлкәсендәге Черлак поселогында Юлия кызның яңа яшәү шартларын тикшерә. Черлак – зур авыл. Нормаль медицина ярдәме күрсәтелми. Свекольникованың 35 кв метрлы йортында яшәү шартлары бик начар.

«Душ, мунча юк. Түбәдән су үтә. Өйне мичкә ягып җылыталар. Ризыкны газ баллонына эшләүче плитәдә әзерлиләр. Әби белән ике кыз барысы бергә бер диванда йоклый», – дип сөйли Юлия.

Кызны урлауда гаепләнүен кире кагар өчен, Снегур полиграфта (ялган детекторы) тикшерелә, әби исә процедурага барудан баш тарта. Алга таба – «Пусть говорят!» телетапшыруында чыгыш ясау, Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның Омск өлкәсе хакимиятенә мөрәҗәгате... РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кушуы белән, бу ташландык бала эше аерым контрольгә алына. Яр Чаллының опека бүлегендәге аерым хезмәткәрләргә карата, эшкә салкын караган өчен, җинаять эше кузгатыла.

Әмма Юлия Снегур, барыбер, Омск өлкәсендә узган бөтен судларда да җиңелә – кызны әбисендә калдыралар.

Агач өйне ут ялмый

Юлия нәни Софиягә бүтән ачыктан-ачык игътибар күрсәтмәскә, кызны үзенә каршы котыртмасын өчен, әбинең ачуын китермәскә була. Ләкин аңа Черлактан хәбәрләр ирешеп тора: зәгыйфьлеге сәбәпле, бу елларда София балалар бакчасына йөрмәгән, аңа махсус медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Быел ул 1нче сыйныфка укырга керергә тиеш була. Ләкин Свекольниковлар гаиләсенә олы хәсрәт килә – йортлары яна.

Снегурга соңрак сөйләүләренчә, әби белән София бу вакытта өй эчендә булалар. Ярдәм килеп җиткәндә, ут өй түбәсенә күтәрелгән була инде. Еллык ялына чыккан янгын сүндерүченең шул тирәдән үтеп барышы була. Ул кызны янгыннан күтәреп алып чыга, әби үзе чыга. Беренче мәгълүматлар буенча, ут электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында чыккан. Хәзер инде өлкән яшьтәге Татьяна Свекольникова өй арендаларга мәҗбүр.

Юлия Свекольниковалар гаиләсенә Чаллыга күченергә тәкъдим ясый.

«Минем әниемнең 2 бүлмәле фатиры бар. Ул безнең янга, 5 бүлмәле фатирга күченергә риза. Без әбигә һәм аның тәрбиягә алган балаларына бу фатирны бушка бирергә әзер, коммуналь хезмәтләр өчен генә түләп торсын. Аның каравы, София хәзер күз алдымда булыр, аның белән очрашу мөмкинлеге булачак, ул медицина хезмәте һәм яхшы белем алсын өчен барысын да эшләячәкмен. Аны кабат кайтарырга җыенмыйм», – ди Юлия.

Снегур гаиләсе, чынлап та, Софияне кире үзенә кайтара алмый, чөнки аның белән булган хәлдән соң, гаилә Брянск өлкәсендәге «Маугли»ны кызлыкка алган. Кызны элек тәрбиягә алган гаиләнең аны берничә ел ачлык белән газаплавы һәм караңгы бүлмәдә бәйләп тотуы турындагы җанөшеткеч хәлне федераль массакүләм мәгълүмат чаралары сөйләде. Аны очраклы рәвештә генә күршеләре таба һәм полиция чакырта. Балада туңу билгеләре бар, акыл үсеше тоткарланган: ул аерым авазларны гына әйтә ала.

Юлия Снегур Оля исемле бу кызны Чаллыга алып кайта. Хәзер Оля – логопед, дефектолог, психолог һәм дәвалаучы физкультура белгечендә шөгыльләнүче, тормышны өр-яңадан ачучы шат күңелле бала. Кызчык әти-әнисен яңа һөнәрләре белән сөендереп тора, әмма Юлия Софияне дә оныта алмый. Бушлай торыр урын тәкъдимен ул Яр Чаллы опека һәм попечительлек бүлеге аша юллаган. Әлегә бер җавап та юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100