
Чаллыда 29 июльдә бер машина әйләнеп капланган, койманың берничә секциясен җимергән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Авария кадрларын тышкы күзәтү камералары яздырып алган.
Видеодан күренгәнчә, җиңел машина җәяүлеләр юлына барып керә, аннары яны белән берничә метр шуып бара, койманың берничә секциясен җимерә.
Аннары әлеге автомобиль башка машиналар хәрәкәт итә торган юлга чыга. Шунда ул әйләнеп каплана. Бәхеткә, башка машиналарга бәрелми.
Җиңел машинаның ике тәгәрмәче өзелгән, диелә хәбәрдә.