18 августта иртән Чаллыда кеше күп йөри торган урамнарның берсендә бер ир-ат шәрә килеш йөргән. Шаһитлар аны телефоннарына төшергән. Видео социаль челтәрдә чыкты, дип яза KazanFirst.
Кадрларда күренгәнчә, ялангач ир-ат «Студентлар» тукталышында кешеләр арасында йөри. Бер хатын-кыз аңа кисәтү дә ясый, тик видеода күренгәнчә, шәрә ир-атның моңа исе дә китми.
Видеога язылган комментарийларда кулланучылар полиция хезмәткәрләренең «эксбиционистка» игътибар итүләрен үтенгән. Шәһәр халкы, мондый хәлләр булырга тиеш түгел дип саный, диелә хәбәрдә.