news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы урамнарын төнлә су баскан, Җиңү проспекты елга булган, машиналар йөзә – видеолар

news_top

Узган төндә Чаллы шәһәрен су баскан: Җиңү проспекты елга булып аккан, җир асты чыгу юллары бассейн булып тулган, ишегалдында торучы машиналар суда йөзеп йөри.

«Мең ел болай булганы юк иде», – дип видео төшерә Чаллы кешеләре.

Вахитов проспектында 30нчы комплекста күпер астында, Җиңү проспектында Җиңү паркы, мәдәният сарае янында бик күп су җыелган. Шәһәрнең Балалар сәнгате үзәге янындагы җир асты юлы бөтенләй су астында калган, дип яза «Челниниские известия».

48нче, 50 нче комплексларда кайбер ишегалларында су машина бамперларына кадәр күтәрелгән.

«Sunrise City» сәүдә үзәгенә дә, 27/01нче йортка да яңгыр сулары кергән.

Кайберәүләр шушы хәлләрдән кызык та тапкан – машинага көймәләр бәйләп, шәһәр буйлап йөзеп, күңел ачып та йөргәннәр. Яңгыр яуганга сабыйларча сөенә бу егетләр.

«Тезгә кадәр су. Коенырга була», – дип күрсәтә 22нче комплекстагы хәлләрне берәү.

Чаллыда бик күп машиналарга зыян килгән. Кайбер ишегалларында яңгыр суы тездән дә биегрәк күтәрелгән. Кайберәүләр машиналарын коткарырга теләп, суда йөздереп йөреп, күчереп тә куеп караган.

Чаллыда, бигрәк тә Җиңү паркы янында, бик күп машиналарның номерлары суда төшеп калган. Аларны бергә җыеп, фотога төшергәннәр – номер хуҗаларын социаль челтәрдә шулай эзлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар