Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмәдә сайлау барышы: тавыш бирү, концерт, ярминкә һәм ташламалар
Бүген Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен тавыш бирүнең соңгы көне. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Бөгелмә районы җитәкчеләре сайлау барышы турында сөйләде.
«Чаллы халкы сайлауларда актив катнаша»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллы – легендар КамАЗларның туган ягы. Быел шәһәргә нигез салынуга 400 ел, ә беренче йөк автомобиле КамАЗ чыгарылуга 50 ел тулган.
«Чаллы халкы сайлауларда актив катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 33 нче Яр Чаллы сайлау округы Дәүләт Думасы депутатларын сайлаудагы иң эре округларның берсе булып тора. Аның составына Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай муниципаль районнары керә. Әлеге округта барлыгы 519 мең сайлаучы исәпләнә.
Чаллыда 391 мең гражданин тавыш бирү хокукына ия. Бу Чаллы сайлау округындагы сайлаучыларның 75 процентын тәшкил итә», – диде җитәкче.
Наил Мәһдиев сүзләренчә, Чаллыда шәһәрендә 173 сайлау участогы эшли. Аларның эшчәнлеген 1655 сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Гомумән алганда, сайлау процессын оештыруда 2500дән артык кеше катнаша.
«Кичә, 19 сентябрьдә, сәгать 20:00гә кадәр 221 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу барлык сайлаучылар санының 56,46% тәшкил итә. 548 меңнән артык кеше яшәгән мегаполис өчен бу – яхшы күрсәткеч», – диде Чаллы мэры.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Тавыш бирү белән бәйле барлык процедуралар тиешле тәртиптә башкарыла»
Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев шәһәрдә сайлау процессы актив баруын билгеләп үтте.
«Түбән Камада сайлау процессы актив рәвештә бара. Тавыш бирү белән бәйле барлык процедуралар тиешле тәртиптә башкарыла, шикаятьләр юк», – диде ул.
Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, Түбән Кама халкы өчен сайлауларда актив катнашу матур традициягә әверелгән. Ике көн дәвамында Түбән Кама шәһәрендә сайлаучыларның – 62%, ә районда 71% тавыш биргән.
«Түбән Камада барлыгы 117 сайлау участогы эшли. Аларның 84е – шәһәрдә, 33е авыл җирлекләрендә урнашкан. Тавыш бирүчеләр исемлегендә барлыгы 194 803 кеше теркәлгән.
Сайлауда катнашырга мөмкинлекләре булмаган гражданнар янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килә. Беренче тапкыр өйдә тавыш бирүдә 91 яшьлек Иван Ковшин һәм аның 90 яшьлек тормыш иптәше, шулай ук 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мирсәех Камалов катнашты. Хәзерге вакытта ялда булган махсус хәрби операция катнашучылары да сайлауларда актив рәвештә тавыш бирә», – диде Радмир Беляев.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Җитәкче сүзләренчә, сайлауларда тавыш биргән гражданнар өчен өч көн дәвамында автобусларда һәм трамвайларда бушлай йөрү мөмкинлеге каралган. Тавыш биргәннән соң, гражданнарга махсус беләзекләр тапшырыла. Әлеге беләзекләр белән районда үткәрелә торган конкурста катнашып, яхшы бүләкләр отарга мөмкин.
«Быел беренче тапкыр сайлауларда катнашучылар өчен районда уздырыла торган төрле чараларга – кино, театр, хоккей уеннарына һәм башка чараларга билетлар рәвешендә бүләкләр дә каралган. Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән, бүген белем бирү учреждениеләрендә «Алдынгылар» өчен сайлау да үткәрелә.
Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгы уңаеннан 22 сайлау участогында концертлар оештырыла. Тугыз мәйданчыкта шәһәр тарихына багышланган күргәзмәләр эшли.
Кичә Баулы районы белән берлектә бәйрәм ярминкәсе дә уздырылды. Анда җирле эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итте. Шулай ук, 77 сайлау участогында профилактик чаралар һәм сәламәтлек пунктлары эшләп килә. Биредә гражданнар белгечләр белән киңәшләшә ала, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дә дәвам итә», – диде Радмир Беляев.
Сайлаучыларга эшмәкәрләрдән 10% ташлама
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов әйтүенчә, Бөгелмәдә сайлау комиссиясе эшчәнлегендә барлыгы 645 кеше катнаша.
«Бөгелмә районында сайлауларның өченче көне уза. Районда 77 сайлау участогы комиссиясе эшли. Аларның 48 – шәһәрдә, 29 авыл җирлекләрендә урнашкан. Комиссияләр эшчәнлегендә барлыгы 645 кеше катнаша.
Олы яшьтәге һәм билгеле сәбәпләр аркасында сайлау участокларына килә алмаган гражданнар өчен тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Ике көндә сайлаучыларның 60 проценттан артыгы тавыш бирде», – диде ул.
Район башлыгы сүзләренчә, икенче ел рәттән сайлау процессына эшмәкәрләр дә кушыла. Тавыш бирүчеләргә шәһәрдә популяр булган эшмәкәрләр үз продукцияләренә ташламалар тәкъдим итә.
Шулай ук, Дамир Фәттахов кичә, 19 сентябрь көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылуын да әйтеп үтте. Анда сайлауда тавыш бирүчеләргә эшмәкәрләр 10% ташлама ясаган.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали