news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы телеканалы хезмәткәренең өе янып беткән, ярдәм җыялар

news_top
Чаллы телеканалы хезмәткәренең өе янып беткән, ярдәм җыялар

«Челны-ТВ» телеканалы баш мөхәррире урынбасары Елена Камалованың гаиләсе йортсыз калган. Узган чәршәмбедә Ильбухтино авылының Алтын бистәсендәге йортлары тулысынча янып беткән, дип хәбәр итә Автоград мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова.

«Фаҗига. Аның бик яраткан этләре һәлак булды. Сәбәбе – кыска ялганыш. Гаилә йорт өчен ипотеканы түләп бетергән генә иде, һәм менә шундый бәла… Иминият вакыты күптән түгел генә чыккан, алар аны озайтмаган», – дип язган ул Telegram-каналында.

Хезмәттәшләре һәм танышлары зыян күрүчеләргә матди ярдәм җыю оештырган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Акчаны Т-банк һәм Сбербанк картасына +7(965)6265552 телефон номеры буенча күчерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар