11, 12 һәм 13 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә – күптән көтелгән премьера була. Тамашачыларны дөнья мәдәниятенең иң якты һәм зирәк персонажларының берсе – Хуҗа Насретдин белән очрашу көтә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Спектакль нигезендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда халык риваятьләре һәм көнчыгыш фольклоры мотивлары буенча язылган мәшһүр пьесасы ята. Бу комедия татар театрының 120 еллыгына багышлап махсус әзерләнде.
- Спектакль турында: Далаларда югалган ерак бер көнчыгыш шәһәрендә Хуҗа Насретдин яши – ул хәйләкәр, зирәк һәм шаян кеше, аны барысы да «дивана» дип атасалар да, нәкъ менә аның авызыннан иң акыллы һәм үткен сүзләр яңгырый. Бу юлы аның алдында ике катлаулы бурыч тора: кызы Сәлвине бай Бики белән теләмәгән никахтан коткару һәм халыкны хан филеннән – шәһәрне талаучы туймас җанвардан азат итү.