news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы артисты икенчегә әти булачак

news_top
Чаллы артисты икенчегә әти булачак
социаль челтәрләр

Чаллы драма театры артисты Руслан Әюпов гаиләсендә шатлыклы вакыйга – алар тормыш иптәше Гөлшат белән икенче тапкыр әти-әни булачаклар. «Бәби көткәндә» сериясеннән фотолар белән гаилә социаль челтәрләрдә бүлеште. Әюповлар гаиләсендә бер малай үсеп килә инде.

Руслан Әюпов Чаллы татар дәүләт драма театрында 2016 елдан бирле эшли. Үзе тумышы белән Ульяновск якларыннан. Руслан сәхнәдә ихласлыгы, җырга сәләтле булуы белән аерылып тора.

Халыкка ул «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектаклендәге Акъегет, «Сагынырсың, мин булмам»( З.Кадырова) спектаклендә Байрас, «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони) спектаклендә Флориндо, «Туйга ничә көн кала»),, (И.Зәйниев) спектаклендә Фәнис, «Бик сагынсаң әгәр…» (М.Мөсәвиров) спектаклендәге – Руслан, «Әбүгалисина» (К.Насыйри) спектаклендә Хәлвәфрүш рольләре белән яхшы таныш.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2025
    Исемсез
    Артистны иҗаты өчен мактау кирәк анысы, тик аның интим тормышын бөтен галәмгә җилпү - тыйнаксызлык инде анысы. Ничәнче баласына заказ бирелгәнен төпченеп йөрү дә килешми, әдәпсезлек санала. Яшь кеше авырга узган имеш, бүксә сыпырышып фотога төшәләр бит әле, оялмыйлар да. Инде ходаем, бу нәтиҗәгә ничек ирешүләрен сорашып яза күрмәгез инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар