news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры артисты әти булган

news_top
Чаллы театры артисты әти булган
Фото: https://chelny-izvest.ru/

Яр Чаллы татар драма театры актеры Фирдүс Сафин һәм тавыш операторы Кәримә гаиләсендә куанычлы вакыйга - 27 октябрь көнне аларның кызлары туган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Сабыйның авырлыгы – 3,6 кг, буе – 54 сантиметр. Иҗади гаилә кызларына Даяна дип исем кушкан.

«Кәримә – минем кешем, ягымлы, тыныч, яхшы күңелле. Миңа нәкъ шундый тормыш иптәше кирәк иде. Мин ут кебек эмоциональ, ул су кебек тыныч. Шуңа да бер-беребезгә тартылдык һәм гаилә корып җибәрдек. Яңа елда аралаша башлаган идек. 2025 елның июнендә никах булды, аннары ЗАГСта язылыштык», – дип уртаклашкан Фирдүс Сафин.

Фирдүс Сафин, хатыны бәби тапканда, янәшәсендә булган. «Бала тудыру йортында Кәримә янында булдым. Моннан соң без аның белән тагын да якынайдык. Палатага кызыбызны алып килгәч, аптырап калдык, аны ничек тотарга икәнен белмәдек. Аннан әкренләп ияләштек, кызыбызны кулга алдык, аның белән сөйләшә башладык», – дип сөйләгән Фирдүс газетага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар