news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры актрисасы Алинә Мохлисованың никахы булган

news_top

Чаллы театрының яшь актрисасы Алинә Мохлисованың шәхси тормышында куанычлы вакыйга. Ул үзенең сөйгән яры белән никах укыткан. Бу хакта театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

«Театрыбыз артисты Алинә Мохлисова һәм аның сөйгән яры Айдарны никах көннәре белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә алдында кавышкан йөрәкләрегез гомер буе бергә типсен. Бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, бәхеттә һәм шатлыкта озын гомер кичерергә язсын», – дип, матур сүзләр җиткерә театр коллективы яшьләргә.

Алинә Мохлисова Чаллы театрына Казан театр училищесын тәмамлап, 2024 елда килде. Ул тамашачыга «Ак үрдәк» спектаклендәге Эльза, «Алтын алка» спектаклендәге Мәрьям, «Яшь йөрәкләр» спектаклендәге Хәлимә һәм башка рольләре аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар