Чаллы театры актрисасы Алсу Гыйльманова икенче тапкыр әни булган.
«4 март көнне 10.31 сәгатьтә 3700 кг авырлыктагы кыз таптым. Әтиебезгә янәшәбездә булганы өчен зур рәхмәт. Фотограф та чакырган идем. Кызлар, әгәр дә бәби тапканны төшерергә фотограф чакырыргамы, юкмы, дип уйлап торасыз икән – һичшиксез чакырыгыз. Ул миңа зур терәк булды.
Котлауларыгыз өчен тагын бер кат бик зур рәхмәт. Шундый матур, җылы сүзләр язасыз. Барысы да чынга ашсын һәм сезгә унлата кире кайтсын.
Әлегә барысы да төштә кебек. Үземнең икенче тапкыр әни булганыма ышанып бетә алмыйм», – дип яза ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә.
Алсу тормыш иптәше Илдар белән Сәид исемле егет тәрбиялиләр. Сәид Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә белем ала. Әнисе кебек үк сәләтле бала, иҗатка тартыла, спектакльләрдә уйный.
Алсу белән Илдарны әлеге сөенечле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!