news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры актрисасы Алсу Сәгыйдуллина тормышында үзгәрешләр бар

news_top
Чаллы театры актрисасы Алсу Сәгыйдуллина тормышында үзгәрешләр бар
Фото: Чаллы театрының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Алсу Сәгыйдуллина кияүгә чыккан. 25 июль көнне алар сөйгәне Шамил белән никахын рәсмиләштергән. Бу хакта Чаллы театры сәхифәсендә хәбәр итәләр.

«Изге мәхәббәт хисләрен

Бергә ныклап саклагыз!

Тормыш дигән олы юлдан

Гел янәшә атлагыз.

Бар гомерегез үтсен бәхет белән,

Юлыгызга гөлләр сибелсен,

Бүген безнең кайнар котлавыбыз

Гомерлеккә шатлык китерсен», – дип язалар сәхнәдәшләре, яшьләрне котлап.

Алсу Сәгыйдуллина Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, 2023 елдан Чаллы театрында эшли. 2024 елда «Тантана» театраль премиясенең «Дебют» номинациясендә җиңү яулады. Ул аңа Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендәге Сәвилә роле өчен лаек булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар