Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры актрисасы Алсу Гыйльманова: «Бик дулкынланып бүлешәм, күз тидермәгез»

news_top_970_100
Чаллы театры актрисасы Алсу Гыйльманова: «Бик дулкынланып бүлешәм, күз тидермәгез»
Фото: © социаль челтәрдән

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Алсу Гыйльманова икенче тапкыр әни булачак. Алсу тормыш иптәше белән Сәит исемле малай үстерә инде. Алар тиздән дүртәү булачак.

Алсу шатлыгы белән үзенең сәхифәсендә уртаклашкан, үзенә күз тидермәүләрен сораган.

«Яраткан тамашачыларым, күпләрегез инде сизеп тә өлгергәндер. Мин күпмедер вакытка сәхнәдән югалып торачакмын. Сәбәбе – хатын-кызларга хас булган декрет ялы. Кайчан кайтачагым әлегә билгесез, социаль челтәрләрдә хәбәр итәрмен. Ә хәзер иң зур теләгем – сабыемны исән-сау кулыма алу. Сезне сагындырмыйча гына сәхнәгә кайтырмын, дип өметләнәм. Минем яратып карап барганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезнең белән яңадан очрашуны түземсезлек белән көтеп алачакмын. Әлегә мин барлык спектакльләрдә дә уйныйм. Төгәл даталар белән сөйләшәсе килми», – дип сөйләгән актриса.

«Бик дулкынланып сезнең белән бүлешәм, күз тидермәгез, зинһар», – дип тә үтенгән Алсу.

Алсуны чын күңелдән котлыйбыз! Йөклелек чоры җиңел узсын, сабый сау-сәламәт булып тусын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100