Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабайга операция ясаячаклар – «Шәһри Чаллы»

news_top_970_100
Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабайга операция ясаячаклар – «Шәһри Чаллы»
http://shahrichalli.ru/

Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 92 яшьлек Мисбах бабай Сәхәбетдиновның сәламәтлеге какшаган. Ул Тукай районы хастаханәсенең урология бүлегендә ята, тиздән аңа операция ясаячаклар, дип яза «Шәһри Чаллы».

Яңа Мусабай авылы имамы Рәсим Хәмидуллин сүзләренә караганда, бабайның соңгы араларда еш кына хәле китә торган булган. Тикшеренүләр үткәннән соң, табиблар аңа операция ясарга киңәш иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Мисбах бабайның җинаяте бөтен Татарстанны шаулаткан иде. Ул Чаллының 4нче хастаханәсе табибы Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтерде. Шул рәвешле ул аңардан үч алды.

2008 елның 8 июлендә Мисбах Сәхәбетдинов Чаллы шәһәренең 4нче хастаханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Пенсионерның кул бармагы имгәнгән була. Аны кабул иткән табиб-травматолог ир-аттан баш киемен – түбәтәен салуын сорый. Әмма бабай табибның үтенеченә колак салмый: санитар-гигиена нормалары үтәмәүче авыл картын мәҗбүри рәвештә кабинеттан чыгаралар.

Табибка үпкә саклаган ир-ат кул таягыннан мылтык ясый, берничә патрон куя. 2014 елның маенда бабай янә табиб-травматологка килә һәм аның бүлмәсендәге өстәлгә кул таягыннан ясалган мылтыгын куеп, аңа атмакчы була. Әмма кулдан ясалган коралы төзек булмау сәбәпле, максатына ирешә алмый.

2015 елның 11 декабрендә 85 яшьлек пенсионер поликлиникага кабат килә. Ул ишек төбендә табибны көтеп торып, аның күкрәгенә ата. 52 яшьлек Андрей Железнов урында ук үлә. Мисбах Сәхәбетдинов качмый, полиция килгәнен көтә һәм ни өчен бу адымга баруы турында сөйләп бирә.

Суд пенсионерны гаепле дип тапты һәм 6 ел да 3 айга хөкем иткән иде. Гаепле бабай 300 мең сум компенсация дә түләргә тиеш була.

2020 елның июль аенда Мисбах бабай төрмәдән чыкты. Хәзерге вакытта ул Тукай районы Яңа Мусабай авылында гомер итә. Аңа авыл бабайлары күз-колак булып торалар.

Сүз уңаеннан, кул таягыннан ясалган мылтык музей экспонаты итеп саклана.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 ноябрь 2022
    Исемсез
    Дорес итеп ясый курсеннэр инде.Алайса тагын кабатланмас диеп кем эйтэ алсын.)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100