Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табибы Казаннан Төркиягә оча торган самолет бортында ир-атны коткарган

news_top_970_100

Чаллының 2 нче хастаханәсендә эшләүче реаниматолог Марат Альмакаев төнлә Казаннан Анталиягә оча торган самолетта хәле начарланган пассажирга медицина ярдәме күрсәткән. Бу турыда «Горздрав Челны» телеграм-каналы хәбәр итә.

Самолет күтәрелгәннән соң 1 сәгать үткәч, пассажирның хәле киткән. Очкыч капитаны тавыш көчәйткеч аша табиб ярдәме кирәклеген белдерә. Марат Альмакаев йоклаган булган.

«Мин хатын-кыз тавышы ишеттем. «Иремә ярдәм кирәк!» – дип кычкырды. Стюардессалар җыелган урынга килдем. Урта яшьтәге ир-атны күрдем, ул агарынган, тирә-юньдәгеләргә җавап бирми иде. Кан басымы төшкән, брадикардия башлаган. Ир-ат аңын югалта башлады», – дип сөйләгән табиб.

Реаниматолог сәбәбен аңлаган һәм бу кешегә ярдәм күрсәтә башлаган. 10 минуттан соң пассажир аңына килгән, кан басымы нормальләшкән, йөзе алсуланган, сөйләшә башлаган.

Соңрак билгеле булганча, ир-атның йөрәге хәлсез, чөнки 2017 елда ул миокард инфаркты кичергән. Табиб стюардессалардан пассажирга каты баллы чәй китерүне сораган.

Фото: © «Горздрав Челны» телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100