Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табиблары ручка «колпачогы» йоткан баланы коткарган

news_top_970_100

Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары 10 яшьлек баланы коткарган. Ручка «колпачогы» аркасында аның гомере куркыныч астында булган. Бу хакта «Татар-информ» телеграм-каналы хәбәр итә.

Ручкадан төшкән «колпачок» аның сулыш юлларына эләгеп, үпкәсенең бер өлеше эшләмәгән.

Әлеге колпачокны бала берничә көн элек йоткан булган. Ләкин табиблар, ул сулыш юлларына эләккән, дип фаразлый.

Табибларга, чит предметны алу өчен, баланың сулыш системасын туктатып, тулы наркозга җибәрергә туры килгән. Үпкә тукымасының өлешчә шешүе аркасында предметка керү авырлашкан. Өстәвенә, балада үпкә ялкынсынуы барлыкка килгән.

«Бронхлардагы чит матдәләр тормыш өчен җитди куркыныч тудыра. Шуны истә тотарга кирәк, кайвакыт вакыт хәлиткеч роль уйный, һәм хастаханәгә барып өлгерә алмаска да мөмкин», – диде КДМЦ табиб-хирургы Лиса Сираева.

Эндоскопистлар ярдәмендә предметны уңышлы алуга ирешкәннәр. Кечкенә пациентны дәвалаучы табиб Эльвира Балобанова, хәзер малай үзен күпкә яхшырак хис итә, дип хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100