Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табиблары җенес органында ручка кысылып калган егеткә операция ясаган

Егет ике көн җенес әгъзасындагы ручка белән йөргән.

news_top_970_100
Чаллы табиблары җенес органында ручка кысылып калган егеткә операция ясаган
Фото: © Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе

5 июль көнне Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенең урология бүлегенә 25 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, ике көн элек җенес әгъзасына ручка кергән булган. Ул ручканы үзе ала алмаган, алмакчы булганда ялгыш аны тагын да эчкәрәк төртеп кертеп җибәргән. Нәтиҗәдә, җенес әгъзасы шешкән һәм авырта башлагач, түзә алмыйча хастаханәгә барган, дип яза «Комсомольская правда».

Табиблар ашыгыч рәвештә егеткә операция ясаган.

«Ручканың киң өлеше җенес әгъзасының «ладьевидная ямка» (сидек чыга торган өлеше) өлешендә төртелеп калган. Без уретраны скальпель белән кистек һәм ручканың ике өлешен алдык. Соңыннан яраның кырыйларын тектек һәм бәйләдек», - дигән хастаханәнең баш хирургы Рөстәм Габдрахманов.

Хәзер пациентның хәле яхшы, киләчәктә аның балалары булуына шик-шөбһә юк, диелә хәбәрдә.

Телеграм-каналларда бу хәбәргә кешеләр шаккаткан. «Ике генә сорау – ничек һәм нигә?» дип язганнар.

Табиблар егетнең җенес органыннан шушы ручканы алган.

Фото: © Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100