Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы табиблары 45 яшьлек хатынның корсак куышлыгыннан 15 килограммлы шеш алган

news_top_970_100

Чаллының 2 нче шәһәр хастаханәсе табиблары 4 сәгать буена 45 яшьлек хатын-кызның гомере өчен көрәшә, алар аның эч куышлыгыннан 15 килограммлы яман шешне кисеп алган. Операция уңышлы үткән. Бу хакта Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Чаллыда яшәүче хатын ел дәвамында шеш үсүен белеп торса да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Хастаханәгә кергәндә ул авыр хәлдә була.

Уң күкәйлектә үсә башлаган шеш корсак куышлыгында көчле шешү барлыкка китергән. Пациент хәтта йөри һәм мөстәкыйль рәвештә үзенә хезмәт күрсәтә алмас хәлгә килгән.

«Шеш гаять зур масштабларга кадәр үскән: ул бөтен корсак куышлыгын биләп алган, бавырны, ашказанын һәм эчәклекне кысрыклаган. Нормада 3-4 миллиметрлы булырга тиешле кан тамырлары 5 сантиметрга җиткән», – дип сөйли 2 нче шәһәр хастаханәсе онкологы Тимур Ямаев.

Операция вакытында хатын-кыз 2 литр кан югалткан. Табиблар тырышлыгы белән, операциядән соң 2 атна узгач, пациентны стационардан чыгарганнар. Хәзер ул үзен яхшы хис итә.

Фото: © Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100