«Чаллы сириннәре» Казан тамашачысын ничек шаккатырды: «Татарча, безнеңчә, рәхәтләндереп!»
Кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Чаллы сириннәре» дип исемләнгән юмористик шоу узды.
«Чаллы Сириннәре» – федераль проектлардан аермалы буларак, безнең көнкүрешебезгә, телебезгә һәм менталитетыбызга якын шаяртулар тәкъдим итә. Оештыручылар моны болай тасвирлый: «Туганнар, әйдәгез бер җыелышып, рәхәтләнеп, көлеп, ял итеп алыйк!». Бу кичә – гаилә белән килеп, күңел ачарга, татар юморының заманча формаларын күрергә мөмкинлек.
Проект составында:
- Сирин Бәйрәмов – «4 татарина» КВН командасы әгъзасы, ТНТ каналындагы «Смех без правил» шоуының 2007 ел җиңүчесе.
- Руслан Харисов – шул ук команда әгъзасы, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җитәкчесе.
- Айназ Абдуллин – «4 татарина» командасы әгъзасы, татар стендапы резиденты.
- Фаил Баязитов – татар стендапы резиденты, «Әйдә ШаяРТ» лигасы чемпионы.
- Гафур Ибраһимов – «Әйдә ШаяРТ» лигасының өч тапкыр чемпионы.
- Фикрәт Сибгатуллин – Татарстанның атказанган артисты, «Шалт Мөхәммәтҗан» проекты җиңүчесе.
- Рамил Закиров – татар эстрадасы җырчысы, «Алтын Барс» премиясе иясе.
- Марат Сәлахов – «Инда» КВН командасының автор-актеры, «Әйдә ШаяРТ» лигасы чемпионы.
Фото: © «Интертат», Диләрә Нургалиева
Безне концертның исеме дә кызыксындырды. Нигә «Чаллы сириннәре» соң? Бу сорауны проектның әгъзасы Гафур Ибраһимовка бирдек:
Беренчедән, «Чаллы сириннәре» дигән җыр бар. Икенчедән, арабыздан кайбер егетләр Чаллыда футбол уйный һәм аларның командасы исеме «Чаллы сириннәре» дип атала, – диде ул.
Зал тулы тамашачы, актив иде, билетлар сатылып беткән булган. Бу, әлбәттә, артистларның тәҗрибәле юморын һәм тамашачыларның аларга карата мәхәббәтен күрсәтәдер. Чарага татар эстрадасы җырчылары: Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Марсель Вәгыйзов һ.б. килгән иде.
Шоуны 12+ дип билгеләгәннәр. Әллә ни оятсыз мәзәкләр булмады кебек. Миниатюралар арасында бер уен уйнатып алдылар. Фильмдагы үбешүне өзектәгечә парың белән кабатларга кирәк иде. Монысы сәеррәк булды, мин аңлап бетермәдем. Җиңүчегә партнерлардан «эмиз» һәм каһвә бирделәр. Чыгыш башында алып баручы Руслан Харисов килгән кунаклар белән легендар татар җырчылары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Әлфинә Әзһәмова, Рәсим Низамов репертуарыннан караоке җырлады.
Беренче номерда сәхнәгә проектның һәрбер әгъзасы чыгып, «Аллага шөкер» җырын (сүзләрен кызык итеп үзгәртеп) тәкъдим иттеләр. Мәзәкләр, миниатюралар төрле һәм үзенчәлекле темаларга иде. Мәсәлән: хәзерге яшьләр трендлары, татар ашларында булган хәлләр, 1 сентябрь бәйрәме һәм хәзерге вакытта туйлар ничек үткәрелүе турында.
Фото: © «Интертат», Диләрә Нургалиева
Сирин Бәйрәмов: «Аллага шөкер, быел җәй туйлар күп булды, илебезнең киләчәге бар, димәк, алар өйләнгән вакытта безнең дә ашарга-эчәргә акча булачак», – диде. Комик туй алдыннан була торган күчмә теркәлү һәм кияүләрнең теләсә нинди музыкага, тәгәрәп, биеп, сикереп керүләрен сөйләде. «Җәй көне без бәләкәй чакта, өч көн буена ишегалдына чыгара алмаган бозауны чыгарасың да, аякларын ыргыта-ыргыта тузанга ята. Кияүләр дә шулай эшли», – ди.
Фото: © «Интертат», Диләрә Нургалиева
Җырчы Рамил Закиров та башкалардан аерылып торды. Төрек җырчысына пародия ясап, шаян җырлар бүләк итте ул. «Яшьләр хәзер кем блогер, кем инфлюенсер була, бөтенесен дә акча хәл итә, кайда монда гаделлек, ә? Дөрес әйттең, күзләрдән яшь чыкты. Было, хәзер шул җылаган видеоңны бастырам: «Минем күршем начар хәлдә, аңа ярдәм кирәк дип язып куям да, просмотрлар җыябыз», – диде ул.
Бу скетчта исә, Марат Сәлахов белән Фикрәт Сибгатуллин хәзерге заман интернет проблемасын юмор аша чагылдырдылар.
Фото: © «Интертат», Диләрә Нургалиева
Шулай ук Марат Сәлахов хәзерге тормышта ремонт ясау темасына стендап сөйләде: «Иң кечкенә бүлмәгә – бәдрәфкә – 500 мең сум. Элек кулны юарга дигәндә кулны куясың – суы үзе ага иде. Хәзер дә шулай, имеш сенсорный. Гадәте калды бит, татарлар уйлап чыгаргандыр аны», – диде. Хәзерге дизайнерлы диварларны ул элекке фотообоилар белән чагыштырды. «Имеш трассада туктап, каеннар арасында фото ясадым».
Бөтен кешенең тормышында булган чара – әлбәттә, авылда үткәрелә торган Укытучылар көне. Шунда да артистлар кызык якларын табып, тамашачыларга күрсәттеләр.
Элек татарча юмор, мәзәкләр белән «Мунча ташы»н карап кына таныша идек. Баксаң, татар юморы бар икән бит, үсә икән. Моңарчы Рәшит Сабиров, «Хөршидә, Мөршидә», «Кыстыбый»ларны карый идек. Хәзер, гомумән, татар юмористик тапшырулар да аз. Аңлашыла, аны чыгару өчен күп акча кирәк. Төрлечә үстерергә тырышалар, «Әйдә, ШаяРТ» яхшы гына алып барыла. Яшь талантлар ачыла.
Фото: © «Интертат», Диләрә Нургалиева
Татар эстрадасы артистларының да күбесе концерт сценарийсына юмористик миниатюралар кертә, кешене көлдерергә, күңелен күтәрергә көчләрен түгәләр, ләкин хәзер халыкны көлдерү дә авыррак шул. Бу концерт та – татар юморы әле үлмәгән, өмет бар, дигән хис-кичерешләр калдырды.
Минемчә, оештыручыларга бу тапшыруны башка шәһәрләрдә дә күрсәтергә һәм телевизион тапшыру итеп чыгарырга кирәк. Казанга тикле бу шоуны Чаллы шәһәрендә күрсәткәннәр иде. Тамашачы бу кичәдән уңай хиссият белән кайтып киткәндер дип уйлыйм. Көлү гомерне озынайта. Көлеп һәр мизгелнең кадерен белеп яшик!
Искәндәр Зиннуров, Диләрә Нургалиева