news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы – Сарман юлында пассажирлар утырган микроавтобус әйләнеп капланган

news_top
Чаллы – Сарман юлында пассажирлар утырган микроавтобус әйләнеп капланган
https://tatarstan24.tv

20 декабрьдә Чаллы – Сарман юлында пассажирлар утырган микроавтобус әйләнеп капланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Шевролет» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм микроавтобуска бәрелә. Автобуста 11 пассажир була. Аннары микроавтобус «Лада» һәм «Хундэй» автомобильләренә бәрелә һәм әйләнеп каплана.

ЮХИДИнең якынча белешмәсе буенча, «Шевролет» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган.

«Авария нәтиҗәсендә «Шевролет» белән идарә итүче хатын-кыз, микроавтобустагы бер пассажир имгәнә. Авария сәбәпләре ачыклана», – дигәннәр ЮХИДИдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар