Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы – Сарман юлында өч машина бәрелешкән, һәлак булучы бар

news_top_970_100
Чаллы – Сарман юлында өч машина бәрелешкән, һәлак булучы бар
Фото: https://tatarstan24.tv

Татарстанның Чаллы – Сарман юлында 3 машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига кичә кич була. Биредә 10нчы модельле «Лада» йөртүчесе идарәсен югалта, каршы як полосага чыга һәм «Renault Sentos» машинасына килеп керә. Аның белән 50 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Аннары «Лада» тагын «KIA Spectra» машинасына килеп керә.

«Лада» йөртүчесе табиблар килгәнче үк үлә.

Тукай районы прокуроры Руслан Галиев сүзләренчә, «Renault» йөртүчесе имгәнә, икенче машина йөртүчесенә зыян килми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100