news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган юбилей чаралары августта булачак

news_top

Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган юбилей чараларын 22 августта үткәрү планлаштырыла. Бу датаны шәһәр советының йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов атады, дип яза «Челнинские известия».

Аның сүзләренчә, тантаналарны үткәрүнең якынча датасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юбилейның Кама буена илнең төрле почмакларыннан килеп, нульдән яңа шәһәр һәм завод төзегән беренче төзүчеләргә хөрмәт билгесе булачагын ассызыклады. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар