«Коммерция чарасы түгел иде дип әйтмәгез»: Дәфнәнең җырын Сабантуйда урлап җырлаганнар
Дәфнә тәхәллүсле яшь башкаручы Фәүзия Кадыйрованың «Кыз» җырын Чаллы Сабан туенда бер җырчы сорамыйча башкарган. Дәфнә бу хакта социаль челтәрләр аша белеп алган. Җырчы үзенең сәхифәсендә Сабантуйның оештыручыларына карата тәнкыйть сүзләре җиткерде.
Ая-яй-яй, «Кыз» җырының авторы һәм башкаручысы - мин. Ә Татарстанның иң зур Сабантуйларының берсендә минем үземнән һәм рөхсәтемнән башка әлеге җыр яңгырый.
Мин җырларымның минусовкаларын җырларга яратучы балалар һәм зурларга ярдәм итү максатыннан социаль челтәрләргә куйган идем. Отчет концертларында башкарсыннар, бәйгеләрдә катнашсыннар өчен. Мин моны бик теләп кабул итәм. Тик миңа: «Бу Сабантуй коммерция чарасы түгел иде, программаны, кемнең нәрсә башкарачагын белмәдек», - дип кенә әйтмәгез. Сез Сабантуйга популяр татар җырчыларын чакыргансыз. Бәйрәмне купшы итеп уздыру өчен меңләгән профессионал эшли, - дип оялтырга тырышкан аларны Дәфнә.
Дәфнә сүзләренчә, әгәр дә аның җыры район-авылда яшәүчеләр үзләре оештырган Сабантуй кысаларында яңгыраса, ул каршы килмәгән булыр иде. Җырчы андый чараларга һәрвакыт теләктәшлек белдерә. Ләкин шундый зур масштаблы чарада җырын сорамыйча башкарулары Дәфнәне борчуга салган.
Минем сәхифәләремдә телефон номерым күрсәтелгән. Ләкин оештыручылар да, башкарган артист та минем белән элемтәгә кермәде. Ни өчен? Бу бит профессиональ хөрмәтсезлек дип атала. Шулай ук минем авторлык хокукларым белән санлашуларын теләр идем. Мин әле исән-сау, вафатыма 70 ел узмаган. Озак яшәргә, матур җырлар иҗат итәргә язсын, - дигән Дәфнә.
Дәфнәнең әлеге язмасы янында төрле фикерләр укырга мөмкин.
«Мин дә бу җырны ишетеп, бик гаҗәпләндем. Минем чыгышым алдыннан гына яңгырады», - дип язган аңа автор-башкаручы Гөлназ Закирова.
«Сине чакырырга авыр булган, ә менә җырыңны урлау - норм» - дип, Дәфнә белән килешкән танылган аранжировкалар остасы Илмир Әзһәмов.
Шул ук вакытта:
«Мин минусовкаларымны куйдым, ләкин балалар өчен генә. Олыларга җырларга рөхсәт итмим. Синең сүзләрең шулай яңгырады. Ул бәйрәмдә берәрсе акча эшләсә ярар иде, барлык артистлар да җирле мәдәният йортларыннан, алар анда бушка җырлый»;
«Бик бәхәсле хәл бу. Мин сезнең белән килешәм, ләкин үзем дә шушы казанда кайныйм. Сабантуйда яки Яшьләр көнендә җырлаучы артист, үзен күрсәтү өчен җырлый һәм моның өчен бер тиен дә акча алмый. Без үзебезгә ошаган җырларны башкарабыз. Ә болай мин сезне аңлыйм, күңелегезгә тигәндер»
«Киң күңелле бул. Сабан туе - татар бәйрәме. Синең җырыңны яңгыратулары бик яхшы. Җырың милләткә хезмәт итә икән, бик шәп. Бу очракта күз йомарга да буладыр»;
«Син Сабан туеның ничек оештырылуын белмисеңдер. Әгәр аны дәүләт оештыра икән, аның төп эшче куллары булып бюджет хезмәткәрләре кала. Аларның күпчелеге җыр авторларын да белмәскә мөмкин, шуңа мондый хаталар була. Авторларга бераз гади булу дөрестер. Син үзеңне яңа нәсел җырчысы буларак күрсәтәсең, әмма гел русча гына сөйләшәсең. Диссонанс түгелме? Татар җырчысы татарча җырлап кына түгел, көндәлек тормышта, аудитория белән аралашуда да татар телен кулланырга тиеш», - дип, Дәфнәгә каршы төшүчеләр дә хәйран булган.
«Минем авторлык хокукларым бар һәм мин аны кулланам. Бу хәл кешенең һөнәри яктан оста булмавын күрсәтә, Әйдәгез үзебез ясамаган дизайн, программаларны куллана, даруларны лицензиясез сата башлыйк, дөнья нинди булыр икән?» – дигән аларга җавап итеп Дәфнә.
Җырчы бу хәлне болай гына калдырмаячагын әйткән, юристларга мөрәҗәгать итүен дә искәрткән.