news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы Сабантуе батыры Азат Габдерәшитовка өч ай гипс белән йөрергә туры киләчәк

news_top
Чаллы Сабантуе батыры Азат Габдерәшитовка өч ай гипс белән йөрергә туры киләчәк
Фото: https://chelny-izvest.ru/, Азат Габдерәшитов фотосы

Чаллы Сабантуе батыры Азат Габдерәшитов кулына операция ясатты. Аңа 3 ай буе гипс киеп йөрергә туры киләчәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

– Җиңү җиңел бирелмәде, хәлиткеч көрәштә бармактагы сеңер өзелде, – дип сөйләде безгә Азат Габдерәшитов. – Башта авыртуны сизмәдем, 2 көннән соң гына шешү барлыкка килде. Ике бармакны каты итеп бәйләргә туры килде, шундый халәттә дә күнегүләргә, ярышларга йөрдем. Хәтта шул ук хәлдә Тукай районы Сабан туенда тагын бер көрәштә җиңдем.

Спортчыга Казанның Республика клиник хастаханәсендә операция ясадылар. Хәзер ул өендә, үзен яхшы хис итүен, табиб язган даруларны эчеп баруын хәбәр итте. Әмма кул кушырып утырмый – эшмәкәрлек белән бәйле мәшәкатьләр белән шөгыльләнә. 3 яшьлек улы Билал белән аралашу өчен дә вакыт күбрәк булуын әйтә.

– Тизрәк күнегүләргә әйләнеп кайту теләге зур. Шуңа күрә гипс астында бармакны даими рәвештә хәрәкәтләндереп торам – табиблар шулай кушты, – ди 30 яшьлек батыр. – Әйе, спортта имгәнүсез булмый. Мәсәлән, 2021 елның сентябрендә күнегү вакытында балтыр сөяген сындырган идем. Казанның БСМП хирургы Булат Закировның осталыгы белән тернәкләнеп чыктым. Аңа бик рәхмәтлемен.

Искәртеп узабыз: якын арада 2 билгеле көрәшче дә күнегүләрне вакытлыча туктатырга мәҗбүр булды. Икесенә дә Мәскәүдә операция ясадылар: Эльдар Хәмитовның – аягы, Ранис Гыйләҗетдиновның борыны җәрәхәтләнгән иде. Хәзер алар икесе дә тулы көчкә шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар