Ярышны Россия спорт комитеты игълан итте. Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов җитәкчелегендә алар ай дәвамында көн саен 25 мең адым атладылар һәм финалга чыктылар. Катнашучылар «Челнинские известия»га нәтиҗәләр турында сөйләде.
60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар көн саен 25 мең адым атлаган
Чемпионат көз көне узды. Аның максаты төрле яшьтәге кешеләрне хәрәкәтләндерү иде. Александр Зотов инде берничә ел атна саен пенсионерларны җыя һәм алар белән скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Ул пенсионерлар хатын-кызларга чемпионатта катнашырга тәкъдим итә һәм 70 кешедән торган 2 команда булдырыла. 139 команда арасыннан чаллылылар 17 урынны алып, илдә беренче 20 команда арасына керделәр һәм Идел буе округында лидер булдылар.
Башта барысы да «шагомер»дан файдаланырга өйрәнде, ә аннары ай дәвамында көн саен күп йөрергә тиеш иде – көненә 25 мең адым булса яхшырак, азрак та булырга мөмкин, әмма ул чагында бу командаларны җиңүдән ераклаштырыр иде. Күбрәк йөрүнең мәгънәсе юк, бу исәпкә алынмаган. Күпләр аяк киемнәренә, киемнәргә игътибар итте. Телефон комачауламасын һәм адымнарны санасын өчен, кайда беркетергә кирәклеген карады. Һәр кич саен тәүлек эчендә адымнар буенча мәгълүмат Мәскәүгә тапшырыла иде.
Барлык катнашучылар да хатын-кылар иде, бердәнбер ир-ат – Александр Зотов. Һәм барысының да нәтиҗәләре бар. Александр Николаевич, үзе сөйләгәнчә, ул иртәнге биштә уянган, көненә 3-4 мең адым атлаган: автобустан 5 тукталышка иртәрәк чыккан. 15 сәгатьтән соң Тукай яр буена бара, берничә сәгать йөри.
«Ләкин син телисеңме, теләмисеңме командаңны сынатмас өчен, йөрергә мәҗбүрсең. Кемдер җиңелергә әзер иде, ләкин алга таба йөрүләрен дәвам иттеләр. Барысының да хәле яхшырды, битләре алсуланды», – дип фикер йөртә табиб.
Команда 70 килога ябыкты, яхшырак йоклый башлады, кан басымнары нормальләште
25 мең адым – көненә 20 километр, ә күбесе көненә 5 мең адым да йөрми. Һәм 70+ кешеләре өчен бу – шактый зур ара, шул ук вакытта бу – әкрен генә йөрү түгел, ә тиз йөреш булырга тиеш. Ләкин катнашучыларга аларның күбесенең инде җиденче ел скандинавия йөреше белән шөгыльләнүе ярдәм иткән.
Барлык катнашучыларны чемпионатка кадәр һәм аннан соң үлчәделәр. Команда югалткан гомуми авырлык 70 кило тәшкил итте. Авырлыкның максималь кимүе 8 килограмм тәшкил итте, 5 килограмм кимегән нәтиҗә дә булды, уртача – 1,5 килограмм. Пенсионерларның күбесе – гипертониклар. Саф һавада көн саен хәрәкәт итү нәтиҗәсендә, аларның кан басымы 1 атнадан соң ук нормага килде. Диабетикларның шикәре нормальләште, буыннары авырткан һәркем авыртудан котылды. Әлбәттә, яхшы йоклый башладылар.
«Мин, кызларның хәле начарланыр, дип курыккан идем. Әмма алар үзләре аларның хәле һәм тормыш сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте. Чөнки йөрү – ул гади спорт, ләкин, бераз ару өчен, тиз атлап йөрү. Без, көненә 10 мең адым ясау – иң яхшысы, дигән фикергә килдек. Ләкин адымнар тиз булырга тиеш», – ди Александр Зотов.
Катнашучылар таяксыз йөрделәр, чөнки алар белән адымнар саны азрак булыр иде. Таяксыз адымнар кыскарак, һәм, нәтиҗәдә, алар күбрәк.
1 айда 800 мең адым үткәннәр
Вера Тавлиновага 73 яшь, ул иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 5 катнашучы арасында – 32 көн эчендә 800 мең адым. Ягъни, көненә 25 мең. Төп кыенлык йөрүләргә вакытның күп китүендә булды, дип уртаклаша.
Көненә 25 мең адымны җиңү өчен, иртәнге җидедә чыгарга туры килә, көндез берничә сәгать эчендә 12 мең адым үтәргә, һәм калган өлешен кич белән йөрергә туры килә. Шулай ук атнага 3 тапкыр ул фитнеска йөрүен дәвам итә. Активист хатын-кыз билгеләп үткәнчә, мускуллары ныгыган. Артык авырлыгы булмаса да, сыеклык кимү хисабына 1 килограмм авырлык югалган.
Дөрес йөрергә – үкчәдән аяк очына басып йөрергә кирәк, – дип киңәш итә Чаллы хатын-кызы.
Команданың башка лидеры Тамара Кудряшова 25 мең адымны икегә бүлгән, гәрчә өчкә бүлсәң, идеаль булыр иде. Мондый араны тиз адым белән узу өчен якынча 5 сәгать вакыт кирәк. Ул 14нче комплекста яши, аннан «Прибрежный» паркына төшкән, Җиңү паркына, кайвакыт Азатлык мәйданына кадәр барган. Кич белән, максатка ирешү өчен 2-3 мең адым җитмәсә, тиз генә өй тирәли йөреп кергән.
Кыенлыклар булмады, вакыт кына кирәк иде. Теләсә нинди һава торышында йөри идек. Бәхеткә, һава торышы һәрвакыт диярлек әйбәт булды. Бер тапкыр гына яңгыр яуды. Бу – дисциплинага өйрәтә, ә сәламәтлек вакыт узу белән яхшыра, – ди Тамара Кудряшова.
Хәзер ул көненә 10 мең адым атлый, күбрәк йөрергә аңа вакыт кызганыч, чөнки аңа әле махсус хәрби операция хәрбиләре өчен маскировка ятьмәләре үрергә кирәк: хатын-кыз чемпионат вакытында да бу эшен ташламаган.
«Челнинские известия»да Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде