news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ярминкәдә: «Әнкәй авыл ипиен ярата»

news_top
Чаллы мэры Наил Мәһдиев ярминкәдә: «Әнкәй авыл ипиен ярата»
Владимир Васильев

Узган ялларда Чаллы мэры ярминкәгә чыккан. Анда ул әнисенә ипи сатып алган. Социаль челтәрдәге «Новости Татарстана» төркеме ярминкәдә төшерелгән видео куйган.

«Бу – сезнең хезмәтегез бит. Бүген әнкәй янына барам. Әнкәй авыл ипиен ярата», – ди җитәкче.

Видеода күренгәнчә, сатучы, «әбигә чәй эчәргә» дип, сырганак кайнатмасы да бирә.

«Менә ичмасам бу – мәгънәле җитәкче. Гади халыкның хезмәтен күрә, хөрмәт итә белә», «Искитмәле кеше, җитәкче», – дип комментарий калдырган видеоны караучылар.

«Сдачасын алды», – дип тә аптыраган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар