news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы мәктәпләренә һөҗүм әзерләнүе турында ялган хәбәр чыкты

news_top

Чаллы халкы арасында 5 февраль көнне уку йортларына һөҗүм булачагы турында ялган мәгълүмат тарала башлаган. «Челнинские известия» язуынча, бу хәбәрләрдә мәктәпләр исемлеге дә бар. Хәбәрләрне, имеш, корал белән килергә җыенган кеше җибәргән.

Шәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

«Бу – ялган! Тынычлык саклауны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз. Бу мәсьәлә хокук саклау органнары контролендә. Хәзер әлеге хәбәрне җибәрүдә катнашы булган кешеләрне билгеләү һәм җаваплылыкка тарту буенча оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Кирәк булганда, уку йортларының иминлеген тәэмин итүнең барлык кирәкле чаралары көчәйтеләчәк», – дип хәбәр иттеләр Чаллы шәһәре администрациясендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар