Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучысы укытучыны кыйнаган, дигән хәбәр таралды

news_top_970_100
Чаллы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучысы укытучыны кыйнаган, дигән хәбәр таралды
"Татар-информ" архивы

Чаллыда 44нче мәктәптә башлангыч сыйныфта укучы малай укытучыны кыйнаган, дип яза Chelny-biz.ru.

Басма белешмәсе буенча, бала сыйныф җитәкчесенә йодрыклары белән ташлана. Укытучының тәне күгәрә. Вакыйга 2нче сыйныфта була.

Уку йортында әлеге вакыйга турында комментарий бирүдән баш тартканнар, бу турыда полициягә хәбәр ителүен әйткәннәр.

«Бөтен мәгълүматны полициягә бирдек, хокук саклаучылар тикшерәчәк», – дигән мәктәп директоры.

Укытучының кыйналу эзләрен теркәтүе билгеле, диелә хәбәрдә.

Әлеге вакыйга турында «Татарстан 24» каналы да хәбәр итте.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, укытучы полициягә гариза язган. Сайт үз чыганакларына сылтама белән язганча, низаг яшь укытучы белән 2нче сыйныф укучысы арасында була. Укытучыга балага кисәтү ясагач, малай аңа йодрыклары белән ташланган. Әлеге бала моңа кадәр дә сыйныфташлары белән сугышкан, аның әнисенә зарланганнар. Мәктәп укытучылары сүзләренчә, баланың анасы шикаятьләргә игътибар итми, улымның бар да нормада, дип саный. 

Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат белән расланганча, укытучы сугу эзләрен теркәгән, полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100