Чаллыдагы 32нче мәктәп линейкасына «Ягода малинка» җыры белән танылган Хабиб килгән. Бу хакта «Челны онлайн» Телеграм каналы яза.
Җырчының балачагы Чаллыда үткән, ул 32нче мәктәптә укыган. Шул хөрмәткә рус эстрадасының популяр артисты мәктәп укытучылары, укучылары һәм аларның әти-әниләре алдында чыгыш ясаган, балалар белән аралашкан.
Хабиб элек эксперт-криминалист булып эшләгән. Иҗатка якынрак буласы килеп, ул әлеге җитди һөнәрен ташлап, шоу-бизнес өлкәсенә кереп китә. Хабибның фанаталары – яшүсмерләр һәм балалар. Аның «Ягода малинка», «Грустинка», «Ой, мороз» кебек хитлары бар.