news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы логопеды бер ай сөйләшмәгән: «Тотлыгучы балаларның ниләр кичерүен аңларга теләдем»

news_top
Чаллы логопеды бер ай сөйләшмәгән: «Тотлыгучы балаларның ниләр кичерүен аңларга теләдем»
Фото: chelny-izvest.ru

Светлана коррекция мәктәбендә эшләп тәҗрибә туплый. Анда ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм тотлыгучы балалар белән шөгыльләнә. Бу эш аңа профессиональ яктан этәргеч була, һәм ул, аралашудагы кыенлыкларны яхшырак аңлау өчен, экспериментлар ясый башлый: үзен балалар һәм аларның ата-аналары урынына куя, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша. Аларның хәлен яхшырак аңлау өчен, хәтта колакчыннар киеп йөри. Ләкин бу тәҗрибәләре кыска вакытлы була.

«Чираттагы укуымнан соң сөйләшмәү практикасын сынап карарга булдым. Тотлыгучы балаларның көндәлек тормышта ниләр кичерүен аңларга теләдем. Бу бик зур тәҗрибә булды – миңа тирә-юньдәгеләр сөйләшә алмаган кешеләрне күрмиләр кебек тоелды. Бу – төрле реакцияләргә китерде», – ди Светлана.

Тотлыгучылар белән эшләү берничә этапта уза: башта тотлыгучыларны дәшмәскә, ә аннары акрын гына сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә Светлана да эксперименын 2 этапта уздыра: дәшми тору һәм акрын сөйләм. 2 атна буе ул бер сүз дә әйтми. Икенче этап, акрын сөйләм, аңа авыррак бирелә. Кешеләр сөйләшмәүгә күнеккәннәр, кеше сөйләшә алмый дип уйлап, моңа аңлап карыйлар, ди ул. Ә озын паузалар белән акрын сөйләшүгә күпчелек әзер түгел булып чыккан.

Светлана актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә: сәяхәт итә, дуслары белән очраша һәм «Коткаручылар янәшәдә» проектында волонтерлык белән шөгыльләнә. Ул башка кешеләргә ишарәләр белән кисәтүләр ясаганда, алар аңа аңлап җавап кайтара.

«Сөйләшми тору миңа авыр бирелмәде, ләкин контрольдә тоту авыр булды. Шулай да, очраклы рәвештә мин 2 атна эчендә 3 тапкыр нәрсәдер әйттем. Мин һәр иртә үземә сөйләшмәвем турында искә төшереп тордым. Башта бу процессны контрольдә тотарга туры килсә, 2 атнадан инде сөйләшергә теләмәвемне аңладым, сөйләшүләр икенче планга күчте. Икенче этапта – акрын сөйләмгә күчкәч – кешеләр кайвакыт миңа сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешегә кебек карадылар. Бу – мине дәшмәскә яки ишарәләр белән сөйләшергә этәрде. Сөйләшмәү практикасы миңа сөйләм тайпылышлары булган кешеләр дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Бу тәҗрибәне ясаганда мине барлык якыннарым һәм тирә-юньдәгеләр дә хуплады дип әйтә алмыйм. Сөйләшмәгәндә бары тик бер кеше генә, заправкада, чек белән карандаш сузды», – дип сөйли Светлана.

Балачакта һәм олы яшьтә тотлыгу проблемаларын хәл итеп буламы?

Күпчелек кешеләрнең тотлыгу белән проблемалары нәкъ менә балачакта була, тотлыгучы олы кешеләрне сирәгрәк очратырсыз. Яшь барган саен кешенең нерв системасы ныгый, тынычлана, авыру контрольгә алына һәм икенче планга күчә. Балаларга моны контрольдә тоту катлаулырак. Һәм 2 этаплы бу методиканы олыларга аңлату да, аны башкару да җиңелрәк.

Фото: © chelny-izvest.ru

Балалар куркудан тотлыга башлый, дигән фикер бар, бу дөресме?

Эш шунда, барысы да тотлыга башламый. Әгәр бер яшьтәге 10 баланы алсак, һәм аларга эт өрә башласа, нерв системасы зәгыйфь булганы тотлыга башлый. Һәм бу – һәрвакытта да курку аркасында гына түгел, уңай хис-кичерешләр шулай ук тотлыгу сәбәбе булырга мөмкин. Тотлыгудан котылу өчен күпме вакыт кирәк – индивидуаль сорау, кемгәдер ярты ел, кемгәдер ел ярым вакыт кирәк булырга мөмкин.

Хәзерге балаларның теле соңрак ачыла, дигән сүз дөресме?

Әйе, мондый тенденция бара, ләкин эш шунда: олы кешеләр үзләре дә еш кына дөрес сөйләшми. Ә балалар нәкъ менә олылардан өйрәнә.

Гаджетлар сөйләмгә ничек йогынты ясый?

Мин, хәзерге заман укытучысы буларак, шуны әйтәм: барысы да аларны ничек кулланудан тора. Безнең заманда да телевизор барлыкка килде, һәм без барыбыз да аны күп карый идек. Бу – безнең заман гаджеты иде. Без нәрсә карыйбыз һәм тыңлыйбыз? Менә бу – икенче сорау. Ә анда бик күп файдалы әйберләр бар. Кыска клиплар караганчы, дәресләр карарга, әлифба өйрәнергә мөмкин.

Фото: © chelny-izvest.ru

Балада сөйләм проблемалары булуның төп билгеләре нинди?

Бала үсеш этапларын уза. Әгәр дә ул авазлар чыгармаса, кычкырмаса, бу – шунда ук белгечкә барырга кирәк булуын күрсәтә. Әгәр 6 айда билгеле бер авазлар чыгармый икән, нидер эшләргә кирәк. Әгәр бала 3 яшькә кадәр сөйләшми икән, невролог, логопед, остеопат, нейропсихологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балаларның сөйләмендә төп проблемалар нинди?

Мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләүче логопедлар бер-берсеннән аерыла. Чөнки бакчада бу – сөйләм белән эшләү булса, ә мәктәптә – язу өстендә эшләү. Язма сөйләм белән проблемалар булганда да логопедка барырга кирәклеген ата-аналар һәрвакытта да белми. Язу белән проблемалар һәрвакытта да рус теле буенча репетитор кирәк дигәнне аңлатмый. Мин һәрвакыт, язудагы проблемалар сөйләм белән бәйле булырга мөмкин, дип аңлатам.

Балаларда еш кына сөйләм сулышы куелмаган була, алар авазларны дөрес әйтми. Без артикуляцион гимнастика ясыйбыз, әгәр тел белән проблемалар булса – логомассаж. Язма сөйләм буенча коррекция маршруты эшлибез.

Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирә аласыз?

«Кабинет балалары» дигән төшенчә бар, балалар минем янга дәресләргә килгәндә, алар барысын да үтиләр һәм сорауларга җавап бирәләр. Ләкин өйгә кайткач, өйрәнгән әйберләрен оныталар. Әни кеше, гадәттә, хуҗабикә амплуасында була, һәм алар аны укытучы кебек кабул итми. Мондый вакытта балаларның минем янга ешрак килүе, һәм дәресләргә әти-әниләренең дә килүе, дәресләрне карап өйрәнүләре турында килешәбез. Ул вакытта процесс тизрәк бара. Шуңа күрә ата-аналарга төп киңәш: логопед белән дәресләрдә генә түгел, өйдә дә үсеш дәвам итсен өчен, процесска үзең төшенү.

Чыганак: «Челнинские известия», Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар