Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы лифтында шәрә хатын гәүдәсе табылган

news_top_970_100
Чаллы лифтында шәрә хатын гәүдәсе табылган
Чаллы күренеше
Владимир Васильев, архив

8 июльдә иртән Чаллыда күп катлы йорттагы лифтта хатын-кыз мәете табылган. Ул шәрә булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Иртә белән бу йортта яшәүчеләр лифт туктап калуга зарлана. Аны төзәтү өчен механик килә.

«Механик лифтны ачкач, кабинка эчендә 35 яшьлек хатын-кыз мәете күрә. Ул вәхшиләрчә кыйналган була. Мәет өстендә киемнәр булмый. Мәрхүмәнең яңак сөяге сынуы, эчке органнары ярылу, кабыргалары сынуы ачыклана», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Әлеге хатынны үтерүдә шикләнеп, 47 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Шушы ук йорттагы бер фатирда яши. Мәрхүмә хатын бу йортта яшәми. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицикийга сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Җинаять Хәсән Туфан урамындагы йортта булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100