Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кызы Филиппинда татарча җырлаячак

news_top_970_100
Чаллы кызы Филиппинда татарча җырлаячак
социаль челтәрләр

«Филиппин башкаласы Маниледа яшәүчеләр «За пределами границ» дип исемләнгән концертта беренче тапкыр татарча җырлар ишетә алачак. Әлеге милли традицияләргә багышланган мәдәни чарада танылган филиппин җырчысы Баянг Барриос (Bayang Barrios) белән беррәттән Россиядән җырчы Румия Ниязова да катнаша», – дип яза «Республика Татарстан» газетасы.

«Миңа филиппин халкын үземнең туган телемдәге милли музыка белән таныштыру бәхетенә ия булдым. Чарада татарча җырлаячакмын», – дип бүлешкән үзенең язылучылары белән Чаллыда туып-үскән җырчы Румия.

Румия Ниязова вокал һәм хореография белән 3 яшеннән шөгыльләнә. Ул Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, театрда һәм кинода төшү тәҗрибәсе дә бар.

Җырчыны 2015 елда Беренче каналдагы «Голос» проектында катнашу танытты. Ул анда Александр Градский командасында чыгышлар ясаган иде. Шулай ук Румия – «Үзгәреш җиле» татар җыр фестиваленең 3нче сезонында чыгыш ясаган җырчы. Бүгенге көндә Румия – мюзикллар кую буенча махсуслашкан «LDM» театры актрисасы (Санкт-Петербург).

Ә инде Баянг Барриос псевдонимы белән җырлаучы Джунели Отеро Барриос – Филиппиндагы җирле халыкларның берсе булган манобо халкы вәкиле («су кырыенда яшәүчеләр» дип тәрҗемә ителә). Җырчы озак вакытлар үзенең этник чыгышыннан оялып йөргән. Композитор Джоуи Айалой белән танышып, аның муызкаль төркеменә кушылганнан соң, җырчыга популярлык килә. Баянг Барриос җырларында, еш кына, филиппин халкының милли уен коралларын ишетергә мөмкин.

Әлеге чара Россия һәм Филиппин халыкларының музыкаль традицияләрен чагыштырырлык уникаль вакыйга булачак, дип яза газета.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100