news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы клубында кызлар күмәкләп сугышкан

news_top
Чаллы клубында кызлар күмәкләп сугышкан
https://pixabay.com/

20 апрельдә төнге икеләр тирәсендә Чаллыдагы клубларның берсендә кызлар күмәкләп сугышкан булган. Чаллы шәһәр суды шул турыда эшне караган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Кызларның берсе ялгыш кына икенчесенә бәрелеп китә, аңа «сак бул» дип кисәтү ясыйлар һәм кыз шушы кисәтүгә ярсый.

Кызларының икесе өчен дә иптәшләре бәхәскә кушыла. Шулай итеп талаш күмәк сугышка әверелә. Бу кызларны клубатагы башка яшьләр аера. Кызлар төрлечә имгәнгән. Нәтиҗәдә алар барысы да бер-берсенә шикаять белдереп полициягә гариза язган.

Суд утырышында кызлар дуслашкан, бер-берсен административ җаваплылыкка тартмауны сорап мөрәҗәгать иткән.

Барлык эшләр буенча да тикшерү туктатылган, судья гаепле кешеләрне административ җаваплылыктан азат иткән һәм телдән кисәтү ясаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар