news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы кешесе «Поле чудес» тапшыруында Леонид Якубовичны чәкчәк белән шаккатырган

news_top
Чаллы кешесе «Поле чудес» тапшыруында Леонид Якубовичны чәкчәк белән шаккатырган
Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә «Поле чудес» тапшыруыннан видео чыкты. Ул чыгарылышта Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым катнашкан.

«Мин Татарстанның Чаллы шәһәреннән килдем һәм буш кул белән килмәдем. Чаллының зур автомобильләр шәһәре булуы сер түгел, безнең легендар командадан («КамАЗ-Мастер»), шәхсән  Владимир Чагиннан сезгә сәлам һәм бүләкләр алып килдем», – ди ул.

Видеода күренгәнчә, Леонид Якубович сәламне кабул итеп алды һәм аның күзе чәкчәккә «төште».

«Бу торт кебек чәкчәкне кем пешергәнең сөйләгез әле? Үзең пешердеңме?» – дип сорады уенда катнашучыдан Леонид Якубович.

«Үзем диярлек. Мин иснәдем. Самолетта бөтен кеше шул чәкчәкне күреп шаккатты. Ул искитмәле, чөнки барабан формасында эшләнгән. Рафаэль Юнысов җитәкчелегендәге кызларга зур рәхмәт. Алар чәкчәкне махсус сезнең өчен пешерде», – диде уенда катнашырга килгән ханым.

Татар халкының татлы ризыгы түбәтәй формасында ясалган һәм милли бизәкләр белән бизәлгән. Ханым гына аңлап бетермәгән бугай. «Барабан түгел, түбәтәй», – дип комментарийларда да төзәткәннәр аны. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар