Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы гаиләсе күрше төбәктән кунактан кайтып килгәндә авариягә очраган, әниләре үлгән

news_top_970_100
Чаллы гаиләсе күрше төбәктән кунактан кайтып килгәндә авариягә очраган, әниләре үлгән
https://vk.com/ugibddmvdrb

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек Римма Йосыпова Башкортстанда авариядә һәлак булган. Аны әти-әнисенең туган ягында – Башкортстанда җирләгәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Римма Йосыпова «УК Центральный» оешмасында офис-менеджер булып эшли. Ял көннәрендә ул гаиләсе белән әти-әнисе янына кунакка бара. Кунактан кайтып килешли алар авариягә очрый.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 17 апрельдә Илеш районында көндезге уннар тирәсендә Мәскәү-Уфа трассасында авария була. Биредә «Рено Сандеро» машинасы каршыга килә торган «Фольксваген Поло» белән бәрелешә. «Рено» белән 51 яшьлек ир-ат идарә итә. Чаллы гаиләсе исә «Фольксваген Поло» машинасында була.

Римманың ире машина белән идарә иткән, ул имгәнмәгән. Римма үзе пассажир утыргычында була, ул җитди имгәнә һәм табиблар тырышлыгына карамастан, хастаханәдә вафат була. Аның 8 яшьлек кыз да имгәнә, аны хастаханә табиблары карагач, өенә җибәрәләр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100