Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы гаиләсе, игезәк кызларның берсе чит кешенеке дип шикләнеп, «ДНК» тапшыруына барган

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче ир белән хатын игезәк кызларының берсе – Даун авыруы белән чирләүче кыз – үзләренеке түгел дип шикләнгән. Алар НТВ каналындагы «ДНК» тапшыруына мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Асановлар гаиләсе 29 ел дәвамында игезәк-кызларын үстергәндә шикләнеп яши. Кызларның берсе сәламәт, икенчесе Даун синдромы белән чирли. Аларның гаиләсендә 4 бала бар.

Асановлар игезәк кызларның берсен бала тудыру йортында алмаштырганнар дип уйлый. Ләкин «ДНК» тапшыруында нинди нәтиҗә булса да, Ирина исемле кызларын беркемгә дә үпкәләттермәячәкләрен әйтәләр.

59 яшьлек Валентина Асанова сүзләренчә, авырлы вакытында ул ике ир бала табачагын белә. Алар ире белән Краснодар краенда яшәгәндә УЗИ ясаткач ук моны белә. Медкартага «бер күкәйлектән ясалган игезәкләр» дип язылган. Ир белән хатынның улы белән кызы да була. Әни кеше сүзләренчә, авырлы чакта ул үзен яхшы хис итә, сәламәтлек белән проблемалар булмый.

Валентина бала табарга Чаллыга килә. 1993 елның 19 августында иртән ул игезәк кызлар тудыра. Сабыйларын әниләренә якыннан күрсәтмиләр, җитлекми туган балалар кювезына салып, шунда үстерәләр.

«Аларны миңа китергәч, икесе ике төрле булуын күрдем. Даун даун инде. Мин бала тапканда, практикантлар да бар иде. Балаларны биләгәндә мин бер кызның «алар шундый охшаган» дип әйткәнен ишеттем. Марина беренче туды, аны беренче көнне үк китерделәр. Ирина хәлсез һәм кечерәк иде. Иринаны китергәч, аның бите таба кебек, күзләре юк, ярыклар гына. Аның бите Маринаныкыннан өч тапкыр зуррак кебек күренде. Мин гаҗәпләндем – кайсы җирләре охшаш соң? Аннары табиб баланың даун булуын әйтте», – ди Валентина.

Ирем дә гаҗәпләнде, ди ул. «Хатынымның анасы мине кызлар туу белән котлады, мин уллар көткән идем. Берсе авыру булганын белгәч, «икесен дә алабыз» дип шунда ук әйттем», – дигән әти кеше. 

 

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Соңрак ачыкланганча, балаларның кан төркеме дә төрле. «ДНК» тапшыруында эксперт – профессор, биология фәннәре кандидаты Сергей Киселев сүзләренчә, «болай булу мөмкин түгел, бу очракны тикшерергә кирәк».

Тапшыруга мөрәҗәгать иткән Марина Асанова сүзләренчә, игезәк сеңлесе аның чын туганы булуы шикле. Шикләр мәктәптә укыганда ук барлыкка килгән. Бер туганы аңа охшаган кызны мәктәптә очраткан, янына барып кайда тууын, туган көнен сорашкан. Аннары Асановларның әтисе бу кызны эзләп караган, тик мәктәптә тапмаган. Аның фикеренчә, кызны әти-әнисе куркып башка мәктәпкә күчергән.

Марина сүзләренчә,  танышлары шалтыратып аны кайдадыр очратуларын әйтә, ә Марина бу вакытта өйдә була. Олы абыйлары да урамда Маринага бик охшаган кызны күрә.

Хәзер Ирина әти-әнисе белән шәхси йортта яши. Ул бәрәңгене яхшы итеп әрчи, савыт-саба юа, әтисе белән урамда кар көри. Ирина аз сөйләшә, «әти», «әни» дип кенә әйтә, укый, яза белми, паспортында пропискасы да юк. Валентина Асанова сүзләренчә, балачагында ук медкомиссия Иринаны укыту мөмкин түгел дип нәтиҗә чыгара.

Әни кеше шушы елларда бик борчылуын, баласын алмаштырганнар дип шикләнеп яшәвен, үз баласы кайдадыр йөри дип уйлавын елый-елый сөйли. Моңа кадәр баланы эзләү җае булмаган, алар дүрт бала үстергән, арендага алган фатирда яшәгәннәр. 

«ДНК» тапшыруы экспертизасы нәтиҗәсе бар кешене гаҗәпкә калдыра – Марина һәм Ирина арасында туганлык 99,9 процент икәне ачыклана. Профессор Сергей Киселев та гаҗәпләнүен яшерми. «Бу уникаль медицина очрагы, бер күкәйлектән ясалган игезәкләр белән мондый очрак булу мөмкин түгел. Шул ук вакытта Маринага бәхет елмайган – ул артык хромосомасын югалткан», – ди белгеч.

Асановлар гаиләсе әлеге нәтиҗәне елый-елый тыңлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100