Чаллыда яшәүче Владимир Сухов үзенең 15нче баласына Украинага каршы яңа гына кулланылган ракета атамасы бирергә тели. Малай яки кыз тууга карап, балаларын «Орешник» яки «Орешница» дип атарга теләве турында ул «Газете.Ru»га сөйләгән.
Владимир Сухов былтыр туган кызына Россия-Святосия-Святороссия дигән исем биргән иде.
«Әлбәттә, без дус гаиләбездә яраткан, әйбәт балаларыбызны табудан туктарга теләмибез. Безне саклаучы Орешник, Орешница исемнәренә дә, Путник, Путница, Спутник, Спутница исемнәренә дә каршы түгел. Безнең Россиябез, безнең җиңү китерә торган хәрбиләребез, безнең бөек баш командующиебыз Владимир Путин хөрмәтенә. Планетаны коткару өчен», – дигән Сухов.
Хәзер гаиләдә 14 бала. Владимир Сухов 15нче балаларын көтәләрме-юкмы икәнен әйтмәгән.
21 ноябрьдә Владимир Путин Украинага каршы «Орешник» баллистик ракетасын куллануын әйткән иде. Британия басмалары санап чыгарганча, «Орешник» теләсә кайсы Европа шәһәренә 20 минут эчендә килеп җитә ала.