Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы егете бер тәүлектә әти һәм ике тапкыр абый булган

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче Никита исемле егет бер тәүлектә әти һәм ике тапкыр абый булган. Әлеге кызыклы хәл турында Кама балалар медицина үзәгенә сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Никита күп балалы гаиләдә үскән. Аның 10 ир һәм кыз туганы бар. 

Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә Никитаның хатыны бала таба. Ул беренче тапкыр әти була. Шул ук көнне шул ук үзәктә Никитаның кыз туганы малай таба, бер көн алдан Никитаның тагын бер кыз туганы малай тудыра. Шулай итеп Никита әти дә, ике тапкыр абый да була.

Никитаның хатыны да күп балалы гаиләдә үскән. Мариянең 9 ир һәм кыз туганы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100