Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«КамАЗ» генераль директорының киңәшчесе Фәйзулла Хөсниев үлгән

news_top_970_100

«КамАЗ» ГАҖ генераль директорының киңәшчесе Фәйзулла Хөсниев вафат булган. Аң 56 яшь иде. Бу турыда «Вести КамАЗа» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ул инфаркттан үлгән.

Фәйзулла Хөсниев «КамАЗ»га 2015 елда килә. Ул полициядә эшләп, отставкага чыккач, «Татэлектромаш»та иминлек хезмәте җитәкчесе була.

10 ел дәвамында – 2003-2013 елларда – Фәйзулла Хөсниев Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе белән җитәкчелек итә. Ул эшләгән чорда билгеле җинаятьчел төркемнәрне – «29-й комплекс», «Тагирьяновские», «Боксеры» һәм башкаларны юк итәләр.

«КамАЗ» ГАҖ җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100