Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы бомжы йорт сатып алган һәм өйләнергә җыена

news_top_970_100
Чаллы бомжы йорт сатып алган һәм өйләнергә җыена
Фото Валерий Диюновның шәхси архивыннан

Яшәү урыны булмаган 57 яшьлек Валерий Диюнов гомеренең күп өлешен урамда һәм төрмәдә үткәргән. Бүген ул үзен иң бәхетле кеше дип саный. Бу хакта социаль челтәрдә сөенеп яза.

«Әле кичә генә урамда ачлы-туклы йөргән, беркемгә кирәкмәгән ир-ат бүген җылы өйдә йоклый, сөйгәне пешергән ризыкларны ашый. Җитмәсә, туган җире Ивановодан йорт та сатып алган. Бу хакта ул безгә үзе хәбәр итте. Яңа өенең фотоларын да җибәрде», – дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.

«Бүген – минем тормышымда иң сөенчле көннәрнең берсе. Килешү төзергә барам, Шуйский районыннан йорт сатып алам. Ул – минем туып үскән җирем. 5 буын әби-бабайларым торган җир. Бу – зур бәхет. 2 ай элек, йорт сатып алырмын дип, хәтта хыялланмаган да идем. Тормышым көтмәгәндә үзгәрде. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле. Ишетә ул мине. Сөйгәнемне очраттым. Тиздән өйләнешәбез, йортта яшәргә кайтачакбыз», – дип сөйләгән Валерий Диюнов.

Йорт таушалган, ремонт таләп итә. Әмма Валерий Диюновны бу куркытмый. «Салкын өйгә килеп кергәч, җылынып киткән сыман булдык. Документлар эшен тәмамлагач, Надежда белән монда киләчәкбез. Төзекләндереп, җанландырып җибәрәчәкбез», – ди ул.

 

Фото: © Фото Валерий Диюновның шәхси архивыннан

Йортның бәясе 550 мең сум. «Моның кадәр акча каян алдыгыз» дигән сорауга «сөекле Надюшам бирде», – дип җавап биргән Валерий Диюнов.

Социаль челтәрендә «Мин хәзер бомж түгел, ә Петрович кына» дип язып куйган ул.

Искәртик, Надежда – Мәскәүдән. Валерий Диюнов аның белән Интернет аша танышкан. 6 декабрьдә алар никахларын рәсмиләштерергә уйлыйлар. «Ниһаять, үз кешемне таптым. Бер күрүдән яраттым. Ул да мине ошатты», – дип сөйләгән ул «Шәһри Чаллы» газетасына.

 

Фото: © Фото Валерий Диюновның шәхси архивыннан

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100