Чаллыда яшәүче балыкчылар Камадан 75 килограмм авырлыктагы, озынлыгы ике метрдан арткан җәен тоткан. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.
Алар 11 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр балык тоткан. Зур җәенне ярга чыгару өчен балыкчылар чиратлашып көч сынашкан.
«Киявем иптәшләре белән 100 килограмм авырлыктагы җәен тотты! — дип яза Татьяна Исмәгыйлева социаль челтәрләрдә. — Иртәнге 11дән кичке 6га кадәр ул аларны Кама буйлап сөйрәп йөрде Әмма алар бирешмәделәр, һәм, ниһаять, гигантның да көче бетте, ул җиңүчеләр хөкеменә бирелде!»
Балыкның зурлыгы арттырып әйтелмәсен өчен, аны ярда ук үлчәп караганнар. Нәтиҗә — 75 килограмм һәм ике метрдан артык озынлык.
Трофейны өч кешегә бүлгәннәр. Мондый зур җәеннән иң тәмле ризыкларның берсе шашлык һәм кәтлит, ди Татьяна Исмәгыйлева.