
Бүген Чаллы-Әлмәт трассасының 38 нче километрында коточкыч авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
Биредә Daewoo Nexia автомобиле каршы як полосага чыга һәм MAN йөк машинасына бәрелә.
Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак була.
Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.