Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чалбарын салдырганнар да фотога төшергәннәр: яшүсмерләр «шәрә» фотолар өчен хөкем ителә

news_top_970_100
Чалбарын салдырганнар да фотога төшергәннәр: яшүсмерләр «шәрә» фотолар өчен хөкем ителә
Дмитрий Шатров, "Татар-информ"


Казанда яшүсмерләрне яшьтәшләреннән 5 мең сум акча таләп иткән өчен хөкем итәләр. Компания башта бергә эчкән, аларның берсе «сүнгән», ул вакытта дуслары аны ялангач килеш фотога төшергәннәр, ә аннары фотоларны интернетка урнаштырганнар. «Татар-информ» суд залыннан репортаж алып барды. Процесс Казанның Вахитов судында бара

11нче сыйныф укучысы Марат һәм аның дусты Андрей алдан сүз куешып, төркем белән янап куркытуда гаепләнәләр.

Моннан тыш, Маратны шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозуда, балигъ булмаганнарның порнографик сурәтләре төшерелгән материаллар әзерләүдә һәм аларны интернет аша таратуда гаеплиләр.

Марат белән Андрей быел гына балигъ булачаклар: суд утырышына аларның берсе әтисе белән, икенчесе әнисе белән килде.

Утырышка зыян күрүче дә килгән – нәкъ менә аннан балигъ булмаган дуслары акча таләп иткән. Утырышның беренче секундларында ук зыян күрүче, эшне карау тәмамланганнан соң, аны хурлаучы барлык фотосурәтләр һәм видеолар Марат телефоныннан алынсын, дип үтенгән. Суд бу үтенечне канәгатьләндерде.

Дәүләт гаепләүчесе сөйләгәнчә, бу хәл 1 ел элек – 2024 елның 2 мартында була. Марат, Андрей һәм аларның хәзер зыян күрүче буларак катнашкан дуслары бер компаниядә эчкәннәр. Берсе исереп йоклап киткән. Ул вакытта Марат аның шортысын, трусигын салдырып, телефонга җенес әгъзаларын төшергән.

Икенче көнне Марат бу фотоларны һәм видеоларны Андрейга җибәргән, алар бу сурәтләрне таратмаган өчен, дустыннан акча таләп итәргә мөмкин һәм кирәк, дип карар кылганнар. Икесенә бергә 5 мең сум – һәркайсына 2,5 мең таләп иткәннәр. Егетләр шулай ук дустының әти-әнисенә аның эчкәнен һәм тәмәке тартканын сөйләргә вәгъдә итә.

Егет курыккан. Ул танышыннан 2,5 мең сум алган һәм Андрейга күчергән, калган сумманы ваклап күчереп бетергән.

Янап куркытучыларның шартын үтәүгә карамастан, Марат белән Андрей видеоларны социаль челтәргә урнаштырган. Соцчелтәрдә төркем ачып, уртак танышлардан 23 кешене чакырып, Марат ялангач яшьтәшенең фотоларын салган.

Марат һәм Андрей үз гаебен өлешчә таныдылар, шәрехләрдән баш тарттылар. Киләсе утырышны суд ММЧдан япты, чөнки анда зыян күрүчедән сорау алу булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100