Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чалбар – 9, пәлтә 40-50 мең»: җырчы Гүзәлем нинди бәягә киенгән?

news_top_970_100
«Чалбар – 9, пәлтә 40-50 мең»: җырчы Гүзәлем нинди бәягә киенгән?
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең яңа алынган киемнәре белән «мактанганын» яшерен генә видеога төшергән. Үзе исә уфтана, башларын тота, эченнән генә Гүзәлемнең ничә сумга киенгәнен исәпли. 

Нәрсәләр алдың бүген? 

Кофталар алдым. Чама белән 8 мең 900 тирәсе. Чалбар – 9 мең. Монысы сапоги. Италиядән кайтартылган, чын күн. Этикеткасын күрсәтермен.

Италия санкцияләр кертмәдемени әле ул?

Шуннан соң, образыма карап-карап тордым да, пәлтә дә кирәк, дигән фикергә килдем. Карый башладым. Нормаль пәлтәләр – ким дигәндә 40-50 мең.

 Мин әйбәт пәлтәләрне 12 меңгә табып була, дип уйлаган идем.

Ярар, бергә сайларбыз алайса. 

Көз озаграк булса ярар иде...

«Әйтәм, Гүзәлем бик йомшак сөйләшә минем белән. Менә нәрсәдә икән хикмәт», –  дип шәрехләгән ул постын. 

Салаватның әлеге видеосы бик күп дусларының кәефен күтәргән. «Мин сине шундый аңлыйм», – дигән Булат Бәйрәмов. «Без барыбыз да – аз гына Гүзәлем», – дигән Лия Шәмсина. «Акча күп булган саен җитми инде ул. Җыен чүпрәккә китеп бетә», – дип, Гүзәлемне хуплаган Алинә Сафиуллина. 

«Иртән көлдердегез. 50 мең, диме? Әйбәт инде. Матур хатын-кыз очсызлы була алмый». 

«Керемегез күп булгач, чыгымы шундый була инде. Сез бит – кеше күз алдындагы артистлар – «Тура» базарына барып киенмәссез инде. Мөмкинлегегез булгач, нигә әле кыйммәтле киенмәскә, ди».

Ә бер дуслары, киресенчә, «Тура»га барып кайтырга киңәш иткән. «15 меңгә көзгә, кышка тулы образ табып кайтасыз», – дип язган ул. 

Салаватның әлеге видеосын «махсус төшерелгән» дип уйлаучы да табылган. «Сез гаиләдә татарча сөйләшәсез. Сценарий бу», – дип комментарий калдырган ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100