Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чал кергән чәчләрне буямыйча ничек матур булырга?

news_top_970_100
Чал кергән чәчләрне буямыйча ничек матур булырга?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Парикмахерлар чал кергән чәчләрне тәрбияләүдәге хаталарны әйткән. Бу турыда Лента ру яза.

Агарган чәчләрне 8-10 атнага бер тапкыр кисәргә кирәк. Кисмәсәң, ак чәчләр сына, коры була, бөдрәләнә башлый.

«Агарган чәчләр каты структуралы була, аларны еш прическа итеп ясап йөрү киптерә, тагын да ныграк бөдрәләтә», – дигән белгеч.

Тагын бер хата – чал чәчләрне артык еш юу. Еш югач, баш тиресенең табигый майлары бетә, алар чәчләрне сәламәт итү һәм саклау өчен кирәк. Шуңа күрә атнасына 2-3 тапкырдан артык юмау хәерле.

Чәчне агрессив компонентлары булмаган шампунь белән юу хәерле. Стилист сүзләренчә, шәмәхә пигментлы шампунь алыгыз. Ул чал чәчнең саргаюын булдырмый. Зәңгәр төсмерле шампунь чәч бөртекләрен көпшәкләндерә.

Шулай ук кондиционерны да дөрес сайлау кирәк. «Мәсәлән, каты һәм бөдрәләнеп торган чәчләр тыңлаучан булсын өчен – дымландыра торган кондиционер, ә сирәк чәчләрне куеландыру өчен, күләм бирә торган кондиционер кирәк», – ди белгечләр.

«Стайлинг чараларын күп кулланганда, детокс-шампунь куллану кирәк. Ул баш тиресен стайлинг – прическа ясый торган чаралардан чистарта. Моны өйдә үзең эшләргә була – шампуньга бераз аш содасы салып җибәрегез», – ди стилист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100