Новосибирск өлкәсендә 29 сентябрьдә туй вакытында 25 яшьлек кияүне үтерәләр. Коченево бистәсендә туйда кияү егете кунак ир-ат белән талаша. Кунак кияүнең корсагына 3 тапкыр пычак кадый. Яраланган кияүне хастаханәгә алып китәләр, тик аны коткара алмыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
25 яшьлек Костя белән 36 яшьлек Ольга (исемнәре үзгәртелә) берничә ел очрашып йөри. «Ул чәчәкләр, шоколад бүләк итте, өй эшләрендә булышты. Костя пилорамада эшли иде. Мартта тәкъдим ясады, 28 сентябрьдә язылыштык», – ди Ольга.
Кияү белән кәләш зур туй ясамый, шәхси йортта табын коралар, туганнарын, дусларын чакыралар.
«Костяның туганының кызы да кунакка килде, аның температурасы күтәрелде, мин аның белән таксида хастаханәгә киттем. Өйгә кайткач, табында Рома (исеме үзгәртелә) булуын күрдем – ул безнең күрше. Мин булмаганда ул да кунакка кергән», – ди Ольга.
Ольга Романы күреп гаҗәпләнә, тик табын дәвам итә. Кунаклар таралышкач, Ромага да китәргә әйтәләр.
«Бу аңа ошамады, эчеп бетерәм дә китәм, диде. Костя аңа шампан шәрабе биреде, тагын китәргә сорады. Тегесе үпкәләп, сугыша башлады, без аердык. Иртән айныгач сөйләшик, дидек. Куллар кысышып таралаштык», – ди Ольга.
Рома китә, тик аннары кабат килә.
«Ул Костяга таба туп-туры килде, нидер әйтте дә качты. Мин ирем янына бардым. «Ул миңа 3 тапкыр пычак кадады», – диде Костя һәм ауды. Без Костяга ярдәм итә башладык, мин ярасын капладым», – ди Ольга.
Костяны «ашыгыч ярдәм» алып китә. «Аңа 6 кул белән операция ясадылар. Ул хастаханәдә үлде», – дип елый Ольга.
Җинаять эше ачылган, күрше ир-ат тоткарланган. Ул гаебен таный, диелә хәбәрдә.