Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чакмагыш районында, баланы «бүлә» алмагач, ир хатынын кыйнап үтергән

news_top_970_100
Чакмагыш районында, баланы «бүлә» алмагач, ир хатынын кыйнап үтергән
Тикшерү комитеты фотосы

Чакмагыш районында 33 яшьлек ир 25 яшьлек элекке хатынын кыйнап үтерә, дип хәбәр итә «newsbash.ru» сайты.

Тикшерү комитеты фаразы буенча, ир хатынын балаларының киләчәген хәл итү буенча сөйләшүгә чакыра. Сөйләшер өчен ирнең автомобиленә кереп утыралар. Тиз арада сөйләшү бәхәскә, аннары талашка һәм сугышка әйләнә.

Ир хатынын кыйный башлый. Башына, гәүдәсенә күп тапкырлар суккач, хатыны селкенми башлагач, ул полициягә һәм «ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Аннары ул, хастаханәгә китәм дигән сылтау белән, качмакчы була, әмма аны полиция туктата.

Гаепләнүче гаебен таныган, ул 2 айга кулга алынган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июнь 2024
    Исемсез
    Ир атка бала кирэкми инде ул, хатынына уч итэсе килэ, бала белэн .---. Мэ ал, балалар сина,-- диген эле, эллэ нинди сэбэп табар бала карамас очен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100